Арча юлындагы коточкыч юл һәлакәтендә зыян күргән 6 кеше хастаханәгә озатылган

Арча юлында коточкыч юл һәлакәте булган. Бу хакта социаль челтәрләрдә фаҗига шаһитләре хәбәр итте.

Башта сөт машинасы белән внедорожник бәрелешкән. Аннары чит ил машинасы очып икенче — бетон болгата торган җайланмалы зур йөк машинасына бәрелгән. Зыян күргән алты кеше хастаханәгә озатылган.

Бер кешене амбулатор дәвалануга өенә чыгарганнар, өч олы кеше, 2010 һәм 2014 елгы балалар хәзерге вакытта хастаханәдә дәвалана. Кечкенә бала аңында һәм  реанимациядә табиблар күзәтүе астында, дип хәбәр итә Татарстан Сәламәтлек саклау министрлыгының матбугат хезмәте.

Фото социаль челтәрдән алынды


Фикер өстәү