Мамадышка керү юлында җиңел машина һәм внедорожник катнашында юл-транспорт һәлакәте булган. Бу хакта “Татар-информ”га Татарстан Дәүләт автоинспекциясендә хәбәр иттеләр.
Башлангыч мәгълүматлар буенча, 44 яшьлек Chevrolet Lacetti йөртүчесе тизлекне арттырган, идарәне югалткан һәм каршы полосага очкан. Нәтиҗәдә автомобиль Suzuki Grand Vitara белән бәрелешкән.
Юл-транспорт һәлакәте нәтиҗәсендә ике машина йөртүчесе һәм дүрт пассажир, шул исәптән 13 яшьлек бала, җәрәхәтләр алган.