Авыл тормышы турында татарча язучы блогерлар бәйгесенә эшләр август ахырына кадәр кабул ителә

Татарстан Республикасы Президенты каршындагы Татар телен саклау һәм үстерү мәсьәләләре комиссиясе һәм «Матбугат.ру» порталы «Блогер.Татар» II республикакүләм блогерлар бәйгесе игълан итте.

Бәйге социаль челтәрләр кулланучылар арасында татар телендә үз авылы тормышы турында язучы блогерларны табу, аларның эшчәнлеге аша татар телен популярлаштыру максатыннан үткәрелә.
Приз фонды 200000 сумны тәшкил итә.

Бәйгедә 10 җиңүче түбәндәге номинацияләрдә бүләкләнәчәк:

«Иң яхшы авыл аккаунты» -20000 сумлык 5 бүләк;

«Авыл турында иң яхшы пост» — 20000 сумнан 5 бүләк.
Эшләр 2021 елның 31 августына кадәр кабул ителә. Җиңүчеләрне 10 сентябрьдә игълан итәләр.

Тулырак мәгълүмат белән bloger.tatar сайтында танышырга мөмкин.


Фикер өстәү