Мари Элда гадәттән тыш хәл режимы кертелде

Урманнары белән дан казанган күршеләребездә зур бәла-каза. Мари Элда урманнар яна. Биредә гадәттән тыш хәл режимы кертелгән. Бу хактагы карарга төбәк башлыгы Александр Евстифеев кул куйган.

Билгеле булганча, 18 августта Медведевск районында урман яна башлый. Янгын сүндерүчеләр аны торак пунктларга һәм күрше районнарга күчәр дип курка. “Сосновый бор” санаториясеннән 132 ял итүчене һәм 57 хезмәткәрне эвакуацияләгәннәр. Шулай ук Шап күлендә сәламәтләндерү учреждениесендә ял итүчеләргә урынны калдырырга туры килгән.


Фикер өстәү