Владимир Путин Ангела Меркель белән очрашты

Россия Президенты Владимир Путин Германия канцлеры Ангела Меркель белән очрашу вакытында Германияне Россиянең иң төп партнерларының берсе дип белдергән.

Меркель исә ике ил арасында аңлашылмаучылыклар булуын, әмма аралашачакларын әйткән. Әлеге вакытта очрашу ябык форматта уза. Бу – Меркельнең канцлер статусында Мәскәүгә соңгы визиты, дип хәбәр итә Коммерсантъ.

Россия Президенты сүзләренчә, ике илнең күзгә-күз карап сөйләшә торган мәсьәләләре күп.
– Иманым камил, бу – Сезнең федераль канцлер сыйфатында саубуллашу визиты гына түгел, ә җитди, эшлекле эчтәлеккә бай очрашу, – дигән Владимир Путин.

Меркель Россия Президенты белән Әфганстандагы, Ливиядәге хәлләр, Россия һәм Германия мөнәсәбәтләре, Россиядәге гражданлык җәмгыяте торышы турында фикер алышырга теләвен әйткән. Аның сүзләренчә, Германия Россия белән элемтәләрне сакларга планлаштыра.

– Фикер каршылыгы булуга карамастан, бер-беребез белән аралашу яхшы, – дигән Германия канцлеры Ангела Меркель.


Фикер өстәү