Мәктәпкә әзерләнәбез: карандашым-китабым, дәфтәрем һәм пеналым…

Балаларның мәктәпкә барыр көннәре җитә. Әти-әниләрнең, мәш килеп, уку кирәк-яраклары җыеп йөргән чагы. Бала да канәгать калсын, акча янчыгы да артык бушамасын өчен киңәшләр тупладык.

  1. Мәктәп формасы, букча, спорт формасы кебек әйберләрдән тыш, балаларга канцелярия товарларын җыйганда да шактый зур сумманы чыгарып салырга туры килә. Уйлап карасаң, иң күп акча да шуңа китә әле. Канцтоварлар алганда иң мөһиме – маркетинг капкынына эләкмәскә. Аллы-гөлле дизайнлы, әллә ничә кесәле, бүлекле пеналларның ихтыяҗы да, кирәге дә булмаячак. Каләм, карандаш, бетергеч, линейка кебек иң мөһим мәктәп кирәк-яраклары сыйган пенал алу да җиткән.
  2. Күп кенә ата-аналар бик матур һәм гадәти булмаган көндәлек-дәфтәрләр сатып алырга омтыла. Әмма шунысын искәртик: алар бик тиз үз төсен югалта, кыйммәткә дә төшә. Гадәти көндәлек һәм яшел тышлы дәфтәрләр алып кую отышлырак. Балага төрлелек кирәк булса, боларның барысын да матур тышлыкларга төреп, кәефкә карап үзгәртеп тору мөмкин.
  3. Бөтен нәрсә дә өр-яңа булмаска мөмкин. Бу – нормаль күренеш. Кулдан алу мөмкинлегеннән файдаланыгыз. Кайберәүләр бик кыйммәтле товарларны да арзанга сатып җибәрә бит. Монысы сезнең өчен дә отышлы. Бушлай игъланнар сайтында, социаль челтәрдәге төрле төркемнәрдә мәктәп яки спорт формасы, портфель, матур әдәбият һәм башка кирәк-яраклар сату турында игъланнар гел куелып тора. Җанга хуш килгәне очрамый калмас.
  4. Кайбер кирәк-яракларны интернет-кибетләрдән, маркетплейслардан сатып алу ягын карагыз. Анда еш кына акция, ташламалар була.

САН :

«AliExpress Россия» аналитиклары ата-аналар белән уздырган сораштыру нәтиҗәләреннән күренгәнчә, респондентларның бер проценты: «Бернәрсә дә алмыйбыз, былтырдан калганнар бар», – дип җавап биргән. Күпчелек – 26 процент – «Путин акчасы»н сарыф итмәкче: 5–10 мең сум тотарга ниятлиләр. Сораштыруда катнашучыларның 21 проценты мәктәп кирәк-яракларына 10–15 мең сум акча тотачак. Ата-аналарның 14 проценты 5 мең сумнан азракка да мәктәпкә әзерләнергә мөмкин дигән фикердә икән.


Фикер өстәү