Буада шәхси йортта янгында бер ир-ат һәлак булган

Буа шәһәренең Роза Люксембург урамындагы шәхси йортта янгын чыккан. Бу хакта 101 янгын сагы номерына хәбәр иткәннәр.

Йортта 25 квадрат метр мәйданда диван һәм әйберләргә ут капкан. Ут белән көрәшүчеләр янгынны сүндергәннән соң ир-ат мәетенә тап булган.

Хәзерге вакытта мәрхүмнең шәхесен һәм янгынның сәбәбен ачыклыйлар, дип хәбәр иттеләр «Татар-информ» агентлыгына Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының ТР буенча Баш идарәсе матбугат хезмәтеннән.


Фикер өстәү