Татарстанда мошенникларга алданучылар «яшәргән»

Бу турыда Татарстан буенча Эчке эшләр министрлыгының Баш тикшерү идарәсе җитәкчесенең урынбасары Марина Шнитенкова хәбәр итте.

— 2019 елга кадәр алданучыларның күбесе өлкән буын вәкилләре булса, хәзер исә күпчелекне 30-49 яшьлек ханым һәм әфәнделәр тәшкил итә. Аңлашыла ки, әлеге яшь аралыгына кергән кешеләрнең тотрыклы кереме бар, ә мошенниклар кредит түләргә сәләтле гражданнар белән эш итәргә ярата, — дип аңлатты ул.


Фикер өстәү