Рөстәм Миңнеханов Чаллыда яңа гимназия ачылышында катнашты

Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Чаллыда 1124 укучыга исәпләнгән 14 нче гимназия ачылышында катнашты. 14 нче номерлы гимназия 1124 укучыга исәпләнгән, дип хәбәр итте Президентның матбугат хезмәте.

Рөстәм Миңнеханов яңа мәктәптә балаларның һәрьяклы үсеше өчен барлык шартлар да тудырылуын билгеләп үтте: «Төзүчеләргә сыйфатлы һәм оператив эшләре өчен рәхмәт. Бу – иң заманча стандартларга җавап бирүче бик лаеклы объект. Биредә укучылар бер сменада укый алачак. Мәктәптә җитди спорт базасы, өстәмә белем бирү программалары булдырылган. Балаларга уңышлар һәм яхшы белем алуларын телим. Алар – безнең киләчәгебез», -диде ул.

Рөстәм Миңнеханов сыйныф бүлмәләрен, спорт залларын, бассейн, актлар залын һәм ашханәне карап чыккан.


Фикер өстәү