3 каттан егылып аяксыз калган Дамир Ситдыйков: «Тормышның бөтен авырлыгы хатыным иңенә төште»

«ВТ» битләрендә ярдәмгә мохтаҗ, авыр хәлдә калган, авыру кешеләр турында еш язабыз. Газета укучылар ярдәме белән аларга булышабыз. Соңгы вакытта үз язмышын газета битләрендә бәян итүебезне сорап язучылар да бар. Бүгенге героем 30 яшьлек  Дамир Ситдыйков – әнә шундыйлардан.

– Бик авыр хәлдә калдым, – дип сөйли ул. – Тормышым икегә бүленде. Матур гына яшәгәндә зур бәлагә дучар булдым.  Төп эшемнән бушаган чакта,  төзелештә акча эшли идем. Быелның июнь аенда 3 нче каттан егылып төшеп, умырткамны сындырдым. Мине шундук хастаханәгә алып киттеләр. Хәлем авыр иде. Миңа берничә операция ясадылар. Ахырга кадәр аягыма басармын, хастаханәдән терелеп чыгармын дип уйладым. Тик булмады.

Хастаханәдә чакта ук Дамирның билдән түбән өлеше хәрәкәтсез кала. Аяклары йөрүдән туктый. Менә шуннан соң Дамир нишләргә дә белми. Күңел төшенкелегенә бирелә. Кычкырып елаган чаклары да була. 9 яшьлек баласы, хатыны да бар бит! Алар нишләр? Алга таба ничек яшәрләр соң? Дамир әнә шул уйлар белән яши. Тик аякка басу теләге көчле булгач, ул бирешми. Үзен кулга алып, авырлыкларны җиңәргә өйрәнә. Таныш табибы да, синең кебекләр аягына баса, дип күңеленә җылы кертә. Чынлап та, тикшерелә торгач, табиблар егетнең аягына басу мөмкинлеге барлыгын да әйткәннәр. Тик аның өчен бик күп тернәкләндерү курслары үтәргә кирәк икән.

– Миңа инвалидлык та бирделәр. Гел урын өстендә яткач, чит кеше ярдәменә мохтаҗмын. Хатыныма да эшеннән китәргә туры килде. Хәзер мине ул тәрбияли.  Бөтенләй берни эшли алмый торганга әйләндем. Хәтта кулыма калак та тота алмыйм. Кеше ярдәменнән башка утыра да алмыйм.  Әнием дә исән-сау. Тик ул олы яшьтә. Шуңа күрә ярдәм итәр кешебез юк. Тормышның бар авырлыгы бер хатыным иңенә ятып калды. Ә бит яшәргә кирәк. Улыбызны мәктәпкә әзерләргә, коммуналь  хезмәтләр өчен түлисе дә бар. Тернәкләнү өчен дә акча сорыйлар. 2 курс дәвалану өчен 100 мең сум кирәк, – ди Дамир. – Бар өметем – мәрхәмәтле кешеләрдә. Бер белмәгән кешеләр картама акча сала. Шуңа дарулар алам. Хәзер менә тернәкләндерү курслары үтәргә кирәк. Ярдәм итүчеләргә бик тә рәхмәтле булыр идем.

Дамир Ситдыйковка ярдәм итү өчен исәп-хисап реквизитлары:

Тинькофф картасы номеры: 5536 9139 0165 6559

Дамир Габделхәй улы исемендәге 89869700353 телефон номерына беркетелгән Саклык банкы картасы: 2202 2006 1885 7534.

Гөлгенә ШИҺАПОВА

 


Фикер өстәү