Владимир Путин укытучыларга хезмәт хакы түләүдә үзгәрешләр булачагын әйтте

Укытучыларга хезмәт хакы түләү системасын яхшыртырга кирәк, дип белдерде Владимир Путин Ново-Огареводагы җәмәгатьчелек вәкилләре белән өчрашу вакытында.

«Мин әлегә, хөкүмәттәге хезмәттәшләрне куркытмас өчен, нечкәлекләренә тукталмыйм. Әмма планнар бар. Аларны гамәлгә ашырырга кирәк. Әлбәттә, бюджет мөмкинлекләреннән чыгып эшләячәкбез», — диде ул.

Путин сыйныф җитәкчелеге өчен түләнә торган 5 мең сумга аерым тукталды. «Бу бары тик зур булмаган акчалар гына. Ул — мөһим эш өлкәсе өчен зур әһәмияткә ия», — дип аңлатма бирде ул.

Мәгариф өлкәсенә эшкә килүчеләргә ярдәм итүнең мөһимлегенә дә басым ясады Илбашы. Путин искәрткәнчә, моның өчен кайбер чаралар күрелгән дә инде. Әйтик, өлкән курс студентлары хәзер педагогик эшчәнлек белән шөгыльләнә, мәктәптә эшли ала. Илбашы фикеренчә, бу яшьләргә алдан ук һөнәрләренә һәм балаларга якынаю өчен өчен бик мөһим шарт.


Фикер өстәү