Быел чыгарылыш укучылары арасында химия, биология, җәмгыять белеме фәннәреннән БДИдан чик балл җыя алмаучылар күбрәк.
Түбән Камада – 4,17, Чүпрәледә – 4,33, Буада – 4,43, Совет районында – 4,55, Чистайда – 4,56, Авиатөзелеш һәм Яңа Савин районнарында – 4,77, Сарманда – 4,83, Спаста – 4,86, Киров һәм Мәскәү районнарында – 5,47, Әлкидә укучыларның 6,06 проценты имтиханда иң ким дигәненнән, кимрәк балл җыйган.
Нәтиҗәләрне яхшыртырга теләүчеләр аны киләсе елда кабат тапшыра алачак.