Рөстәм Миңнеханов Чаллыда балалар бакчасы ачуда катнашты

Бүген Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов Чаллыда «Демография» илкүләм проекты кысаларында төзелгән «Лучики» балалар бакчасын ачу катнашты.

Әбсәләмов проспектында урнашкан 220 урынлы балалар бакчасында музыка һәм спорт заллары, төрле яшьтәге балалар өчен 12 уен мәйданчыгы һәм спорт мәйданчыгы җиһазландырылган.  Балалар бакчасының медицина блогы һәм тар медицина белгечләре кабинетлары бар.

Татарстан Президентыясле төркемнәре булуын да хуплады.

— Иң мөһиме — ясле төркемнәрдә урыннарны арттыру бурычы үтәлә. Бу «Демография» илкүләм проекты кысаларында депутатлар корпусының бик мөһим эше, — диде ул.

Шулай ук төзелешнең күләменен артуына да басым ясады ул.  «Өч балалар бакчасы, ике зур мәктәп — без беркайчан да Чаллыда шулкадәр төземәдек, хәзер моңа ихтыяҗ бар. Безнең балалар — республиканың, шәһәрнең, илнең киләчәге. Алар көндәшлелеккә сәләтле, белемле, тәрбияле, спорт һәм мәдәни мөмкинлекләре дә булсын өчен барлык шартларны тудырырга тиеш. Чаллыда бу эш системалы рәвештә алып барыла», — диде республика башлыгы.

Быел Чаллыда барлыгы өч мәктәпкәчә учреждение төзелә. Алар «Демография» илкүләм проекты кысаларында төзелә торган — «Притяжение» торак районында «Карусель» 85нче балалар бакчасы, «Прибрежный» торак районының 34нче микрорайонында «Калейдоскоп» 130нчы балалар бакчалары.


Фикер өстәү