Эпидемиолог вакцинаның ковидтан соңгы синдромга йогынтысы турында сөйләде

Ковидтан соң барлыкка килгән синдром булган һәм булмаган кешеләр дә вакцинацияне бер үк төрле җиңел кичерә.

Роспотребнадзорның Эпидемиология фәнни-тикшеренү үзәге директорының фәнни эш буенча урынбасары, Россия Фәннәр академиясе әгъза-корреспонденты Александр Горелов әйткәнчә, кайбер очракларда ковид белән авырган кешенең хәле прививкадан соң хәтта яхшыра да.

Эпидемиолог сүзләренчә, дәваланып беткәннән соң ярты ел узгач вакцина ясатырга кирәк, чөнки SARS-CoV-2 вирусын нейтральләштерә торган антитәнчекләр вакыт узу белән кими. Авыру кичергән кешеләрнең күбесендә ул, 4-6 айдан соң иң аз күләмгә җитә, дип яза «Российская газета».

Прививкадан соң барлыкка килә торган антитәнчекләр күләме кешенең иммунитетына да бәйле. Алкоголь кулланганда, дөрес тукланмаганда, йокы режимы бозылганда һәм физик активлык булмаганда организмның саклагыч көчләре кими. Вакцина — ул тренировка. Коронавирус организмга эләккәч, иммунитет рәвешендә каршылыкка эләгә, дип аңлатты инфекционист Светлана Малиновская.


Фикер өстәү