Әфганстанда һәлак булган татарстанлының әнисе Рөстәм Миңнехановка мөрәҗәгать итте

Актаныш районы Әҗмәт авылында туып-үсеп, Әфганстанда һәлак булган Хәмбәл Гамбәровның әнисе Рөстәм Миңнехановка хат язып мөрәҗәгать иткән. Ул һәлак булган улының исемен Казандагы Җиңү паркындагы Хәтер аллесяендәге исемлеккә кертүне сорый.

Мөселманнарның хәйрия патриотик фонды генераль директоры Рөстәм Хәбибуллин әйтүенчә, әлеге монумент ачылганчы ук фонд Гамбәровны исемлеккә кертүне сорап оештыручыларга мөрәҗәгать иткән булган. Җавапта исә, республикада туып-үскәннәргә түгел, ә Әфганстанга ТАССР территориясеннән чакырылган солдатларга өстенлек бирелә, диелгән була.

«Бу гаҗәпләндерә. Димәк, оештыручылар Әфганстанда һәлак булган Татарстан солдатларының туганнарын үз карарлары белән аерып калдырган була. Ул вакытта Татарстан егетләре төзелеш отрядларында эшләгән, Советлар Союзының төрле уку йортларында укыган, шулай булгач, алар шушы төбәкләрдән чакыртылган була.

Минемчә, оештыручылар нәкъ менә Татарстанда туып-үскән кешеләргә өстенлек бирергә тиеш булган, чөнки аларның туганнары, дуслары һәм якыннары Татарстанда яши», — дип оештыручылар позициясе белән килешмәвен әйтте Рөстәм Хәбибуллин.

Шулай ук ул Татарстанның интернационалист сугышчылары координацион советы сәркатибе Елена Алешинаны да Гамбәровны Хәтер аллеясы исемлегенә кертүгә билгесез сәбәпләр аркасында актив каршы килеп торуын әйтте.

Фонд хезмәткәрләре Хәмбәл Гамбәровның соңгы сугышкан урынын ачыклау һәм хәрби документларда киткән хатаны (аларда ул Казахстанда туган дип күрсәтелгән) төзәтү өчен күп көч куйган.

2021 елның 15 февралендә совет гаскәрләрен Әфганстаннан чыгаруны искә алу көнендә Актаныштагы Җиңү паркында район җитәкчесе Гамбәровкә багышланган истәлек тактасын ачты. Чарада һәлак булган солдатның әнисе дә катнашты.


Фикер өстәү