Путин хәрбиләргә 15 мең сум түләү турындагы карарны имзалады

Россия Президенты Владимир Путин хәрбиләргә һәм тәртип саклау өлкәсендә эшләүчеләргә бер тапкыр 15 мең сум түләү турындагы указларга кул куйды. 

Беренче категориягә контракт буенча хәрби хезмәт үтүчеләр, шулай ук хәрби һөнәри уку йортлары һәм югары белем бирү оешмалары курсантлары керә.

Икенчесенә — прокурорлар, ТК, ФСИН, полиция, Росгвардия, таможня һәм янгынга каршы хезмәт өлкәсендә эшләүчеләр керә.

Түләүләр сентябрь аенда гамәлгә ашырылачак. Указларда бу акчаларны суд һәм башка органнар карарлары буенча, шулай ук командирларның боерыклары нигезендә тотып калу мөмкин булмавы искәртелә.

Сүз уңаеннан:  сентябрь аенда пенсионерларга ун мең сум акча түләячәкләр. Моңа бәйле тиешле документларны Путин элегрәк имзалаган иде.


Фикер өстәү