Рөстәм Миңнеханов студентлар өчен лекция үткәрде

Рөстәм Миңнеханов » Белем» Россия җәмгыяте проекты кысаларында студентлар өчен лекция үткәрде. Аны иртәгә, 1 сентябрьдә, карарга мөмкин булачак.

Лекция «Төбәкләрдә цифрлаштыру. Татарстан Республикасы тәҗрибәсе» дигән темага Татарстан Республикасы Хөкүмәте Йортында узды. Аны мәгълүмати технологияләр юнәлешләре буенча белем алучы Татарстан югары уку йортлары студентлары тыңлады

Президент республикада гамәлгә ашырыла торган проектлар турында сөйләде. Татарстанны ИТ-өлкәдә лидер регион дип атарга мөмкин. Республиканың һәр кешесе диярлек цифрлы кушымталарны көндәлек тормышта куллана. Һәр минут саен татарстанлыларга 448 электрон хезмәт күрсәтелә, шулай ук бик куәтле инфраструктура — IT-парклар, профильле лицейлар, Иннополислар эшләп килә.
Президент кадрлар әзерләүнең мөһимлегенә аерым тукталды. Югары уку йортлары һәм көллиятләр ел саен 3 меңнән артык кирәкле ИТ-белгеч әзерләп чыгара.

Лекциядән соң Рөстәм Миңнеханов сорауларга җавап бирде. Студентлар яшь ИТ-белгечләргә ярдәм итү чаралары, цифрлы күнекмәләргә өйрәтү мөмкинлекләре, кәгазь паспортны цифрлысына алыштыру турында кызыксындылар.

Татарстан Президенты лекциясенең видеоверсиясе 1 сентябрьдә 11:00 сәгатьтә «Яңа белем» II мәгърифәт марафоны сайтында, шулай ук В контактеда «Белем» Россия җәмгыяте төркемендә күрсәтеләчәк.


Фикер өстәү