Олигархлар байый, кече бизнес бөлә: алда ни көтә?

Россиянең икътисад кырыннан каршылыклы хәбәрләр килә. Европада газга бәяләрнең рекордлы күтәрелүе сәбәпле, «Газпром»га акча яңгыры ява башлаган. 2020 елны зыянга эшләп төгәлләгән дәүләт компаниясе быелның беренче яртыеллыгында чит илләргә газ сатып 968,5 миллиард сум акчаны капчыкка салып куйган инде.

БДБ илләренә һәм Россиянең эчке базарына сатылган зәңгәр ягулык тагын да зуррак табыш китергән. 1 триллион 865 миллиард сум – монополиянең кесәсендә. Газга ияреп, Европада электр энергиясенә дә бәяләр үсә, «кара алтын» да ярыйсы гына бәяләнә. Ташкүмер компанияләренең акцияләре зур темплар белән кыйммәтләнә. Чимал сатучы держава урамнарына бүген шундый бәйрәм килде. Гомуми күтәренкелек шартларында федераль хөкүмәт акча күплектән бүселгән Милли байлык фондын (13,7 триллион сум акча җыелган инде) мегапроектларга бүлеп бирә башлады. 2021–2024 елларда дәүләт компанияләре, миллиардерлар кәсәсенә 1,5 триллион сум акча салыначак. «Фонд акчасының тотыла башлавы соңгы еллар өчен яңалык», – диде финанс министры Силуанов әфәнде. Дөрес, Милли байлык фондына акча сала башлаганда, ул акча «кара көн»нәр килгәндә, пенсионерлар файдасына тотылачак, дигәннәр иде. Әлегә акчаны инвестицияләргә юнәлтеп торалар. Россия тимер юллары (РЖД) мая акчасына БАМны киңәйтәчәк. 293 миллиард сум шуңа тотыла. 200 миллиард сум, Росавтодор кесәсенә кереп, М-12 трассасына әвереләчәк. Трасса Казан аша үтеп, Екатеринбургка кадәр барып җитә. 305 миллиард сумны Икътисадый үсеш министрлыгы белән Торак-коммуналь хуҗалык бүлешәчәк. Шуның 150 миллиарды тузган коммуналь инфраструктураны яңартырга тотылачак. Калган акчаның хуҗалары – танылган миллиардерлар. Бюджет кагыйдәсе Милли байлык фондының ликвид өлеше эчке тулай продуктның 7 процентыннан ашып китсә, аны тотарга рөхсәт итә. Миллиардерларны шатландырып, бүген шул күрсәткечкә ирешелгән.

Зур капитал өстенә байлык яуганда, кече һәм урта бизнес сыкрана һәм сызлана ләкин. Шәхси предприятиеләр (ИП) кызу темплар белән ябылалар. Икътисади кризис, карантин чикләүләре, эшчеләрнең 60 процентын вакциналаштырырга кирәк булу, мигрантлар китү сәбәпле, эшче кулларның җитешмәве аларны чалгы белән чапкандай кырган. 2021 елның беренче яртысында 576 мең ИП ябылган, 446 мең эшкуар шәхси бизнес ачарга йөрәксенгән. Сәүдә, төзелеш, авыл хуҗалыгы, транспорт, кунакханә һәм ресторан бизнесы белән бәйле эшмәкәрләр тәртәләрне кире борган. Бары тик элемтә белән бәйле бизнес кына чәчәк ата икән. Моның сәбәбе – интернет һәм почта аша сәүдәнең шаукымлы үсеше. Кече бизнесның һәлакәтенә тагын үзмәшгульлек таралу да йогынты ясый икән. Эшмәкәрләр шул категориягә күчәргә мәҗбүрләр. Салымнар һәм җаваплылык түбән, әмма бик җиң сызганып киңәеп тә китә алмыйсың.

Сәүдә өлкәсендә эре челтәрләргә дә җиңел түгел бүген. «Ашан» Россиядәге үз кибетләрен яба.

                                               Рәшит Фәтхрахманов

Фото: pixabay.com


Фикер өстәү