Казанның иң беренче ачылган аквапаркы ябыла

Казанның Мәҗит Гафури урамында урнашканн Baryonix аквапаркы 1 сентябрьдән ябыла. Аквапарк эшчәнлеген туктату турында мәгълүмат Instagramда урнаштырылган.

«Кызганычка каршы, безнең аквапарк аренда килешүе тәмамлануга бәйле рәвештә ябыла. 2021 елның языннан башлап яңа милекче белән көн саен сөйләшүләр нәтиҗә бирмәде, килешеп булмады. Мондый хәлләр була. Без булдыра алганча тырыштык. Ябылу турында бүген билгеле булды», – диелгән кичә аквапарк администрациясе урнаштырган хәбәрдә.

— Барысы да әйбәт булыр дип өметләнәбез. Коллектив белән саубуллашырга туры килүе бик кызганыч! Тик ни генә булса дә, барысы да яхшы якка, шулай бит? — диелә постта.


Фикер өстәү