Рөстәм Миңнеханов Балык Бистәсе районына сәфәр кыла

Татарстан Президенты бүген, 3 сентябрьдә, Балык Бистәсе районына сәфәр кыла. Анда районда гамәлгә ашырыла торган дәүләт программалары турында сөйләячәкләр, шулай ук аграрийларга ярдәм күрсәтү чаралары хакында фикер алышулар булачак. Бу хакта Татарстан Президентының матбугат хезмәте җитәкчесе Лилия Галимова хәбәр итте.

«Хуҗалык җитәкчеләре, инвесторлар һәм җирлек башлыклары белән традицион очрашу көтелә. Очрашуда урып-җыю кампаниясенең нәтиҗәләре хакында фикер алышачаклар. Һава торышына бәйле катлаулы вазгыятьне исәпкә алып, фермер хуҗалыклары һәм авыл хуҗалыгы белән шөгыльләнүчеләр өчен гамәлдә булган ярдәм формалары темасы да кузгатылачак», – диде Галимова.

Райондагы социаль объектлар белән танышу Рөстәм Миңнеханов сәфәренең икенче өлеше булачак. Президент Биектау авылында республика программасы буенча төзелгән балалар бакчасында, шулай ук күп функцияле үзәктә булачак.


Фикер өстәү