Татарстанда тагын өч хатын-кыз коронавирустан үлгән

Татарстанда тагын өч кеше коронавирус инфекциясеннән үлгән. Алар – 1939, 1952 һәм 1953 елгы хатын-кызлар. 

«Үлем сәбәпләре патологоанатомик экспертиза нәтиҗәсендә билгеләнгән. Вирус идентификацияләнгән», –  диелә ТР Сәламәтлек саклау министрлыгы хәбәрендә.

Татарстанда Covid-19 вирусыннан 685 үлем очрагы теркәлгән.


Фикер өстәү