Бүген Владивостокта Русский утравында Көнчыгыш икътисади форумы-2021 башланды. Бу хакта «Известия» хәбәр итә.
Форумның төп темасы – Ерак Көнчыгышның яңа мөмкинлекләре. Быел Көнчыгыш икътисади форумы катнаш форматта уза. Кайбер чараларда Россия Президенты Владимир Путин да катнашачак. Форум 4 сентябрьгә кадәр дәвам итә.