Иң чиста һәм төзек авылларга акчалата сертификатлар тапшырганнар

Апас район башлыгы тарафыннан игълан ителгән «Иң чиста һәм төзекләндерелгән, матур авыл, ишегалды, урам» бәйгесенә нәтиҗәләр ясалды. Бу хакта җирле басма хәбәр итте.

Һәр номинация җиңүчеләренә 150, 100, 50 мең сумлык сертификатлар тапшырылды. «Иң чиста һәм төзек авыл» номинациясендә беренче урынны – Сатмыш, икенче урынны Югары Балтай, өченче урынны Кече Күккүз авыллары яулады. «Иң матур урам» номинациясендә беренче урында – Апасның Сара Садыйкова урамы, икенче урында – Апасның Ленин урамы, өченче урында – Иске Әнәле авылының Совет урамы. «Иң матур ишегалды» номинациясендә күпфатирлы йортларда яшәүчеләр катнашты.

Алар йорт яннарын чәчәкләргә күмгәннәр. Чисталык-пөхтәлек тә биредә – беренче урында. Беренче урынга Завод урамында урнашкан 21 нче йорт ишегалды лаек булды. Салават Кәримов урамында урнашкан 5 нче йорт ишегалды икенче урынны алды. Өченче урында – Свияжский бистәсенең Шоссе урамы, 4 нче йорт хуҗалары.

 


Фикер өстәү