Коридорда кыяр-помидор маринадлары саклаган өчен штраф салачаклар

Күп фатирлы йортларда яшәүчеләр кышка әзерләп куелган маринад-консервларын хәзер йортның гомуми файдалану урыннарында үзләре сатып алган кладовкаларда гына саклый алачак. Банкаларын, башка кирәк-яракларын коридорда, катлар арасындагы яки йорт подвалындагы почмакта саклаучыларга ике-өч мең сум штраф салынырга мөмкин. Бу хакта “РИА Недвижимость” хәбәрчесенә Freeviser юридик компаниясе белгече Михаил Паюшин белдергән.

Юрист аңлатып үткәнчә, быел 1 гыйнвардан Хөкүмәтнең янгын куркынычсызлыгы чаралары турында карары үз көченә кергән. Анда күп фатирлы йортларның подвалларында әйберләр саклауның тыелуы билгеләнгән.
“Карарда эвакуация юлларында – коридорларда, баскыч мәйданчыкларында гына түгел, подвалларда да төрле әйберләр саклауны тыю күздә тотылган. Тыюга колак салмаучыларга 2-3 мең сум күләмендә штраф түләргә туры киләчәк”, – дигән Паюшин.
Аның әйтүенчә. янгын күзәтчелеге инспекторлары гадәттә теге яки бу кимчелек өчен гомуми файдаланудагы урыннарның хуҗасына – идарәче компаниягә яки торак милекчеләре ширкәтенә күрсәтмә язып бирә. Закон буенча, аларга 6-15 мең сум күләмендә штраф күздә тотылган. Шуңа күрә компания яки ширкәткә, гаеплене табып, бөтен җаваплылыкны аңа аударып калдыру отышлырак булачак.


Фикер өстәү