Путин кесә телефоныннан файдаланмавын әйтте

Россия Президенты Владимир Путин, Көнчыгыш икътисади форумының пленар утырышында модератор соравына җавапитеп, кесә телефонын кулланмавын әйтте. Бу хакта РИА Новости хәбәр итә.

«Мин хәзер сәхнәгә күтәрелгәнче күрдем һәм шуны аңладым: сез Ангела Меркель (Германия канцлеры) түгел – сезнең кесәгездә телефоны юк, шуңа күрә чара вакытында ул шалтыратмаячак», — диде Көнчыгыш икътисади форумының пленар утырышы модераторы, журналист Сергей Брилев Путинга.

Россия лидерының үз телефоны бармы, дигән сорауга Путин «юк» дип җавап бирде.

20 августта Путин белән Меркель очрашуы вакытында ФРГ канцлерының кинәт телефоны шалтыраган иде. Германия Хөкүмәте башлыгы уңайсызланып, кесәсеннән смартфонын алып аны сүндерде. Ә бу вакытта Россия Президенты әлеге хәлгә игътибар итми генә чыгышын тыныч кына дәвам итте.


Фикер өстәү