Җаныңның ваклыгын сылтама заманга…

Күптән түгел генә миңа күрше районнарның берсендә булган вакыйганы сөйләделәр. Йортына янкорма төзергә дип ниятләгән бер кеше алдан кирпеч сатып алып куйган.

Аңлашыла инде: сезоны җиткәч, төзелеш материалларының бәясе күтәрелә. Шуңа күрә барыбыз да, кышын алып куеп, берникадәр акча отарга тырышабыз. Ләкин кирпечне куярга урыны юк икән. Төзелеш материаллары сату белән шөгыльләнүче бер танышының буш мәйданына вакытлыча куеп торырга килешкәннәр. Тик йортның бер өлешен сүтеп, янкормага нигез салгач, стенаны өяргә дип, кирпечләрне алырга барса, дивар өчен кирәкле төп төзелеш материалыннан җилләр искән. Юк, аны беркем дә урламаган, саклау өчен үзенә куйган кирпечләрне танышы сатып җибәргән дә акчасын кесәсенә салган. Бәя күтәрелгәч, саткан, табышы ярыйсы гына булган. Ә теге кышка кадәр янкормасын төзеп бетермәсә, урамда калачак танышына (йортның «котельный» өлеше сүтелгән бит инде) беренче күргән кебек карап тора икән. Кирпеч тә юк, акчасы да, кыскасы.

Мондый хәлләр – якын танышларның бер-берсен «чөю»е, арттан пычак кадау еш очрый хәзер. Бик тәкъва, ышанычлы булып күренгән кешеләр матди байлыклар белән уртак эш итә башлагач, беренче мөмкинлек чыгу белән, аркадашлыктан баш тарталар: табышны үзенеке генә итә, әҗәткә дип бирелгән зур суммадагы акчаны кайтармыйлар. Үз хакыңны таләп итәсең икән, үзеңне гаепле итеп калдыра, хәтта оятсызлыкта гаепли. Нишләтәсең, ышаныч югалган заманда яшибез. Әмма барыбер кешенең кешегә эше төшми тормый. Мондый очракта партнерларны бик сынап кына сайларга туры килә. Кешенең эчен ярып карап булмый бит, ничек сынарга соң?

Америка журналисты Эбигайл Ван Берен (бу – аның псевдонимы, чын исеме – Полин Филлипс) менә мондый киңәш бирә: «Кеше холкы турында аның үзенә бернинди дә файда бирми торган һәм үзенә җавап кайтара алмый (сдача бирә алмый) торган кешеләр белән ничек тотуына карап фикер йөртеп була». Әйе, әйе, кайбер кешеләрнең үз-үзен тотышы әңгәмәдәше кем булуына карап бик төрләнә. Танылган язучы Радик абый Фәизовның «Телефон» дигән хикәясе бар. Ул тормыштан алынган. Радик абый үзе миңа аның язылу тарихын болайрак сөйләгән иде. 1980 нче елларда редакциядә язучы утырган бүлмәгә күрше бүлмәдә бухгалтерия икән. Менә шуннан әллә ничә төрле тавышлар ишетелә. Я бик усал, калын тавыш яңгырый, яисә түбәнчелекле нечкә тавыш тыңлыйсың. Ягымлы сөйләм мыскыл итү тонындагы тәкәббер авазлар белән алышына. Аптыргач, бүлмәдә ничә кеше сөйләшә икән дип ачып карый Радик абый. Ә анда бердәнбер бухгалтер телефоннан сөйләшә икән. Чыбыкның теге очында кем булуына карап, тавыш шулай үзгәрә, имеш. Чеховның да «Хамелеон» дигән хикәясе нәкъ шул турыда. Төс-кыяфәтнең битлек кебек алышынып торуы кешенең төп асылын ачып сала да инде. Төрле хәлләрдә төрле әңгәмәдәшләр белән үзен төрлечә тота икән, кеше ышанычлы түгел. Кирәгең бетүгә, ул сине «чөячәк», расходка-чүпкә чыгарачак. Бик озак бергә яшәгәннән соң гаиләләрнең таркалуы, хезмәттәшләрнең бер-берсенә хыянәт итүе, баланың атасын сатуы… Хыянәтләр исемлеген дәвам итәргә була. Репрессияләр чорында язылган донослар, үз тиреңне саклау өчен кемнәрнеңдер язмышы өстендә бию… Җәмгыятьләр кайвакыт шундый давыллар белән сынала: адәм балалары бөтенләй көтелмәгән яклары белән ачылалар. Әмма дә ләкин инсаннарны зур ялгышлардан тотып тора торган ике үзәк бар: берсе – иман, икенчесе – намус. Имансызлык җәмгыятьләрендә репрессияләрнең котырынуы, иблис тантана итүе, зыялыларның бер-берсен пачкалап сатулары гаҗәп түгел шуңа күрә. Тик шулай да атеистлар даирәсендә дә үзара мөнәсәбәтләрне көйли торган бер ныгытма кала әле. Җанда намус сакланып калса, кеше, соңгы чикне үтеп чыкмас өчен, ахыргы мөмкинлеккә кадәр тырыша. Намуссыз вак җаннар ишәйгән вакытта авырлыклар белән сынала торган заманнар килә дә инде. Менә шуның өчен Равил Фәйзуллинның «Җаныңның ваклыгын сылтама заманга…» дигән шигыре үзенең актуальлеген югалтмаган һәм югалтмаячак та. Адәм баласы кызыл сызыкны үтеп чыга башлауга, вөҗданы уянып, зур хатадан саклап кала кайвакыт. Экстремаль шартларда, гадәттән тыш хәлләрдә ачыла натураның бу сыйфаты. Намус кайвакыт кешенең холкыннан, аның омтылышларыннан өстен чыга һәм барысын да чәлпәрәмә китерә. Дөресрәге, һәр нәрсәне үз урынына утырта. Константин Паустовскийның автобиографик әсәрендә бер эпизод бар. Латвия башкаласы Ригада яшәүче бер карт сөйли аны. «Сугыш алдыннан, – ди ул, – минем күршегә бер кеше килеп урнашты». Яңа күрше үзен бик начар кеше буларак таныта. Явыз, намуссыз кеше кагыйдәләре буенча яши. Спекуляция белән шөгыльләнә. Андый кешеләр өчен матди кыйммәтләр бар нәрсәдән дә өстен була бит инде. Байлык өчен алар теләсә нинди адымга барырга әзерләр. Аның хатыны да шундый ук булып чыга: мескеннәр кайгысында мал табу алар өчен берни дә тормый.

Риганы фашистлар яулап ала. Гыйбриләрне чәнечкеле тимерчыбык эченә тутыралар. Лагерьга кеше түгел, мәче дә үтеп керә алмый. Якын килсәң, аталар. Эчтә балалар ачлыктан үлә. Менә шул чакта намуссызлыгы белән танылган теге күрше, вазгыятьтән файдаланып, байлык туплап калырга ниятли дә инде. Өсте ябулы арбага (фура) бәрәңге тутырып, лагерьга үтеп керергә һәм ризыкны мескеннәрнең алтын әйберләренә алыштырырга була. Моның өчен сакчыга ришвәт төртергә кирәк, билгеле. «Бәрәңгене, – ди ул, – бары тик балалы хатыннарга гына сатачакмын, чөнки алар балалары өчен берни дә кызганмыйлар». Гыйбри хатыннарында алтын бизәнү әйберләре булуга шикләнми ул. Ният кылына, гамәл эшләнә дә. Төнлә, бәрәңге төяп, «гетто»га килә ул. Сакчыга ришвәт төртә. Сакчы аннан көлә: «Аларның ач корсакларыннан башка берниләре дә юк. Бәхәсләшә алам: черек бәрәңгеңне кире алып китәчәксең», – ди. «Гетто»да аны ач хатыннар, балалар чолгап ала. Үле баласын кочаклаган бер хатын ватык алтын сәгать суза. Менә шунда байлык хакына барысын да сатарга күнеккән адәмнең вөҗданы уяна. «Тиле! – дип кычкыра ул хатынга. – Балаң үлгән бит инде. Сиңа нәрсәгә бәрәңге?» Һәм шунда үз-үзен белештермичә, капчыкларны чишеп, бәрәңгене бушата башлый. «Тизрәк. Балаларыгызны бирегез. Мин алып чыгам аларны. Тик тавышлары гына чыкмасын», – дип хатыннарга кычкыра. Бушаган капчыкларга балаларны салып, авызларын бәйлиләр. Үз тормышын куркыныч астына куеп, аларны лагерьдан алып чыга.

Менә бит нинди көчле нәрсә ул вөҗдан! Кешедә шуның эзе генә саклана икән, намусның орлыгы гына кала икән, кирәк чакта шытымын биреп, әллә нинди фидакарьлекләргә юнәлтә ала. Намус алдында кыйммәтләр үзгәрә, вөҗдан кешене үз нәфесеннән өстен күтәрә.

1990 нчы еллар килеп керде дә без мәктәптә балаларны базар кыйммәтләренә өйрәтә башладык. Ярминкәләр оештырылды, өйдә җитештерелгән азык-төлек, пешерелгән ризыклар, вак-төяк кул эшләнмәләре сатарга өйрәтелде. Бу кирәк иде, әлбәттә. Совет кешесе чын сәүдәнең нәрсә икәнен бөтенләй оныта башлаган иде бит инде. Тик дәррәү сәүдә итәргә керешкәч, сатылмый торган нәрсәләр дә базарга чыгарылды. Вуз урыннары белән спекуляция китте, чиновниклардан белешмәләр алу өчен түләү гадәткә керә башлады. Сәүдә шулкадәр көчәйде: МВД полковникларының өйләрендә центнерлап алтын һәм валюта тупланды. Министрлар һәм губернаторлар сары металл алдында көчсез булып калдылар. Зур түрәләр байлыгы янында ил бюджеты кечкенәгә әйләнде. Менә болар барысы да бит, тәрбия биргәндә, вөҗдан дигән кыйммәтне салып калдырырга оныту нәтиҗәсе.

Тик заманнар нинди генә булмасын, вөҗдан дигән кыйммәт бәһасез булып кала барыбер. Тар гына булса да намусын саклаучы катлау җәмгыятьтә һәрвакытта да була. Кешелекнең алга барышын шул катлау тәэмин итә дә инде. Равил Фәйзуллин әйткәнчә: «Ә бит бар кешеләр – шәхесен ватмаган, хаклыкны сатмаган, вөҗданын саклаган».

                                      Рәшит Фәтхрахманов

Фото: pixabay.com


Фикер өстәү