Казанда 10 мең ата-ана лагерьда балаларның җәйге ялы өчен дәүләттән кэшбек алган

Казанда 10 меңгә якын ата-анага дәүләт балаларның җәйге ялына сарыф ителгән акчаның бер өлешен кире кайтарган. Бу Россия Президенты Владимир Путин йөкләмәсе белән булдырылган кэшбек программасы кысаларында эшләнгән.

Шәһәрнең Балалар һәм яшьләр эшләре комитеты рәисе вазифаларын башкаручы Ирина Шаронова традицион эшлекле дүшәмбе киңәшмәсендә шундый мәгълүматлар китерде.

Докладчы билгеләп үткәнчә, узган җәйдә яшь казанлылар 25 стационар лагерьда ял иткән. 1 июньнән 1 сентябрьгә кадәр җәйге ял программасы кысаларында 29,6 меңнән артык бала үз сәламәтлеген ныгыткан.

«РФ Президенты йөкләмәсе белән 25 майда гамәлгә ашырыла башлаган кэшбек программасы быелгы җәйнең төп яңалыгы булды. Аның нигезендә лагерьга юллама бәясенең бер өлеше ата-аналарга кире кайтарылды», — дип хәбәр итте Шаронова.

Ул искәртеп үткәнчә, әлеге программа кысаларында кире кайтарыла торган акча күләме 20 мең сумнан артмый, ул картага автомат рәвештә күчерелә.

«Казанда 10 меңгә якын ата-ана кэшбек алды», — дип сүзен төгәлләде Шаронова.


Фикер өстәү