Рөстәм Миңнеханов Түбән Камада лицей һәм балалар бакчасы төзелешенә старт бирде

Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов эш сәфәре белән Түбән Кама районына килде. Ул биредә 38нче «Проектория» лицее һәм 100нче балалар бакчасы төзелешенә старт бирде. Бу хакта ТР Президентының матбугат хезмәте җитәкчесе Лилия Галимова хәбәр итә.

Аның сүзләренчә, техник лицей 34нче микрорайонда яшәүче 800гә якын балага исәпләнгән. Белем бирү учреждениесе Түбән Кама химия-технология институты һәм Әлмәт шәһәренең югары нефть мәктәбенә абитуриентлар әзерләр дип көтелә. Балалар математика, физика, информатика, химия һәм инглиз теле буенча тирәнтен программалар нигезендә белем алачак.

Мәктәп проекты табигый-фәнни профильдәге универсаль һәм уку кабинетларын, медиаүзәкне, матбугат үзәген, IT-полигонны, техник иҗат өчен универсаль остаханәләрне, күп профильле остаханәләрне һ.б. кабинет, зоналарны үз эченә ала.

Микрорайон территориясендә урнашкан бердәнбер мәктәпкәчә учреждениедә балалар саны арта бара, йөкләнеш зур. Балалар бакчасын төзү мәктәпкәчә белем алу мөмкинлеген арттырырга мөмкинлек бирәчәк. Анда 2 яшьтән 7 яшькә кадәрге 320 бала йөриячәк, диелә Татарстан Президентының матбугат хезмәте хәбрендә.


Фикер өстәү