Рөстәм Миңнеханов «Талант һәм уңыш» фонды җитәкчесе белән очрашты

Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов «Талант һәм уңыш» фонды җитәкчесе, Гомумроссия халык фронты Үзәк штабы рәистәше Елена Шмелева белән очрашты. Очрашу ТР Хөкүмәт Йортында узды.

Яклар талантлы балаларны һәм яшьләрне ачыклау һәм аларга ярдәм итү системасын үстерү өлкәсендә хезмәттәшлек мәсьәләләре буенча фикер алышты.

Исегезгә төшерәбез, 2019 елда Татарстан һәм «Талант һәм уңыш» фонды арасында килешү имзаланды, аның кысаларында Талантлар Университеты базасында «Сириус» мәгариф үзәге моделе буенча сәләтле балаларны һәм яшьләрне ачыклау һәм аларга ярдәм итү буенча республика үзәге төзелде.


Фикер өстәү