Рөстәм Миңнеханов «Сириус» республика үзәгенең лаборатория корпусында булды

Президент Рөстәм Миңнеханов «Сириус» белем бирү үзәге моделе буенча сәләтле балаларны һәм яшьләрне ачыклау һәм аларга ярдәм итүнең республика үзәге лаборатория корпусында булды.

Исегезгә төшерәбез, республика үзәге 2019 елда Татарстан һәм «Талант һәм уңыш» фонды тарафыннан имзаланган килешү кысаларында оештырылды. Үзәкнең төп бурычы – табигать фәннәре, сәнгать һәм спорт өлкәсендә аерым сәләтләре булган яшьләрне ачыклау, үстерү, һөнәри ярдәм күрсәтү һәм алга таба ныгыту. Ай саен үзәктә укучылар өчен көндезге һәм дистанцион профильле программалар уза. Укуларны әйдәп баручы галимнәр һәм укытучылар, спортчылар һәм тренерлар, Татарстанның сәнгать эшлеклеләре үткәрә. 2021 елда «Сириус» республика үзәгенең бушлай программаларында 16 мең 364 укучы катнашкан.

Бүген Рөстәм Миңнеханов яңа лаборатория корпусын карады, өр-яңа лабораторияләрне һәм җиһазларны бәяләде. Аңлатмаларны «Казан ачык талантлар университеты 2.0» КАБО башкарма директоры Айдар Акмалов биреп барды. Татарстан Республикасы Президентына нанотехнологияләрне өйрәнү, компьютер модельләштерү, үсемлекләр биотехнологияләре, автоматлаштыру һәм роботлаштыру, җирне дистанцион зондлау, нейробиология һәм башка юнәлешләр буенча лабораторияләрне күрсәттеләр.

Рөстәм Миңнеханов Үзәк укучылары белән аралашты һәм аларның проект эшләре белән танышты. Аерым алганда, Татарстан Республикасы Президентына юл тамгаларын тану системасын (машина йөртүче ассистенты), тирес суалчаннары ярдәмендә биогумус алу методы һәм тукыма-инженер конструктлары өчен ясалма кан тамырлары челтәрен булдыру турында сөйләделәр.

Шулай ук Татарстан Президенты коворкинг зонасында, сынлы сәнгать һәм дизайн кабинетында булды. Рөстәм Миңнехановка хәбәр ителгәнчә, республика Үзәге эшчәнлегендә җирле югары уку йортлары актив катнаша. «Бу бик дөрес, мондый практиканы дәвам итәргә кирәк», — дип ассызыклады ул.


Фикер өстәү