2036 елгы җәйге Олимпия уеннары Казанда үтәргә мөмкин

Казан, Мәскәү, Санкт-Петербург, Сочи һәм Түбән Новгород 2036 елда Олимпия уеннарын кабул итәргә мөмкин. Бу хакта бүген Россия вице-премьеры Дмитрий Чернышенко белдергән, дип яза “РИА Новости”.

“Россиянең Олимпия уеннарын үткәрү хокукын алу өчен көрәшүен дәвам итәчәгенә шик юк. Бездә Олимпиада башкаласы таләпләренә туры килердәй шәһәрләр күп. Болар – Мәскәү, Санкт-Петербург, Казан”, – дигән Чернышенко. Ул шулай ук Сочиның да бу исемлеккә керә алуын әйткән. “Анда мондый мөмкинлек бар. Әлбәттә, “Сириус”ның 2036 нче елгы Җәйге уеннарга дәгъва кылучылар исемлегенә керүенә шат булачакмын. Барлык мәйданчыкларыбыз да – универсаль. Кирәк икән, бу территорияләрне алга таба үстерү планнарын ничек итеп тиз генә төзергә икәнен беләбез”, – дигән ул.


Фикер өстәү