Татарстанда 97 кеше коронавирус йоктырган

Узган тәүлектә Татарстанда 97 кеше коронавирус йоктырган. Бер кеше чирне республикадан читтә йоктырган, калганнары авыру кеше белән аралашканда эләктергән.

«Бүгенгә булган мәгълүматлар буенча, пандемия башланганнан республикада 42 457 кеше коронавирус белән авырган»,  — диелә Татарстан Сәламәтлек саклау министрлыгы матбугат хезмәте хәбәрендә.

Чир йоктыручыларның күбесе Казанда (41 кеше) теркәлгән. Түбән Камада — 8 кеше, Нурлатта — 7 кеше, Яшел Үзән белән Лениногорск районнарында — 6шар кеше, Чаллыда 5 кеше коронавирус йоктырган.

 


Фикер өстәү