Рөстәм Миңнеханов иң яхшы җитәкчеләрне бүләкләде

Иң яхшыларын ел азагында барлыйлар. Татарстан Президенты елдагыча «Ел җитәкчесе – 2021» республика конкурсы җиңүчеләрен бүләкләде. Тантанада узып баручы елга йомгак ясалды, 2022 елга бурыч-максатлар билгеләнде, рәхмәт сүзләре яңгырады.

– Яңа ел алдыннан без гадәттәгечә республиканың алдынгы предприятие-оешма җитәкчеләре, хакимият һәм җәмәгатьчелек вәкилләре белән очрашабыз, «Ел җитәкчесе» конкурсына йомгак ясыйбыз. Бу хезмәт коллективларына һәм аларның җитәкчеләренә Татарстан икътисадына керткән өлешләре өчен рәхмәт белдерү өчен яхшы мөмкинлек. Әлеге конкурс 21 нче тапкыр үткәрелә, – диде Рөстәм Миңнеханов, бәйрәм кунакларын сәламләп.

Пандемия бөтен тармакларга да үз үзгәрешләрен кертте, шунлыктан да елның катлаулы булуын билгеләп үтте Президент.

– Төп бурычыбыз – кешеләрнең сәламәтлеген һәм иминлеген саклау. Медицина хезмәткәрләренә фидакарь хезмәтләре, предприятие җитәкчеләренә – куркынычсызлык чараларын тәэмин итүләре һәм вакцина ясатуны оештыруда ярдәмләшүләре өчен рәхмәт белдерәсем килә. Авырлыкларга карамастан, төп юнәлешләр буенча күрсәткечләребезне яхшырта алдык, – диде республика җитәкчесе.

Рөстәм Миңнеханов Россия Президенты Владимир Путинга күпбалалы һәм аз керемле гаиләләргә, пенсионерларга, икътисад тармакларына, шулай ук кече һәм урта эшмәкәрлеккә кирәкле вакытта ярдәм күрсәтүләре өчен рәхмәтен җиткерде.

Республика җитәкчесе әйтүенчә, икътисади күрсәткечләрнең тотрыклы үсеше нефть, газ, химия комплексы, машина төзелеше, энергетика, төзелеш тармаклары бәрабәренә ирешелә. Шул ук вакытта ТОСЭР, «Алабуга» махсус икътисади зонасы, «Иннополис», индустриаль һәм сәнәгать мәйданчыкларында тормышка ашырылучы инвестиция программалары да моңа ярдәм итә.

– Залда тармак ветераннары да бар. Нәкъ менә сезнең кулларыгыз белән сәнәгать предприятиеләренә нигез салынды. Татарстан икътисады үсешенә керткән шәхси өлешегез өчен сезгә аерым рәхмәт, – диде Рөстәм Миңнеханов.

«Ел җитәкчесе – 2021» конкурсы нәтиҗәләре хакында исә Премьер-министр Алексей Песошин сөйләде. «Катнашучылар исемлеге республика министрлыклары һәм ведомстволары, шәһәр һәм район, эш бирүчеләр берләшмәләре һәм профсоюзлар федерациясе тәкъдимнәре нигезендә төзелде. Бу конкурста катнашучылар саны ел саен арта бара. Быел конкурска  барлыгы 120 җитәкче тәкъдим ителде. Конкурста 97 җитәкче номинант булды», – диде ул. Җиңүчеләр рәтендә «Татнефть», «Татэнерго»,  Кама фәнни-техник үзәге, «Радиоприбор» җәмгыяте, «Сетевая компания» һәм башка зур оешма вәкилләре бар.

 

 

 


Фикер өстәү