Татарстанда яшәүчеләргә галәмнән Яңа ел котлавы юллаганнар

Халыкара галәм станциясеннән космонавт Антон Шкаплеров котлаган.

Россия герое, очучы-космонавт Антон Шкаплеров (галәмдә – дүртенче тапкыр) МКСтан Татарстан халкына Яңа ел видеокотлавы белән мөрәҗәгать иткән. Аны ул Чаллыдагы “Наиком Экстрим Мотокросс” спорт-техник клубына юллаган.

– Галәмдә, Җир орбитасында булган бер мәлдә, Чаллының “Наиком Экстрим Мотокросс” экстремаль спорт төрләре клубын якынлашып килүче Яңа ел белән тәбриклим! Клубка үсеш, яңа проектларны тормышка ашыру, экстремаль спорт төрләрендә катнашучыларга сәламәтлек, ярышларда уңышлар, хәтәр, әмма соклангыч эшегездә яңа казанышлар телим, – дигән Шкаплеров.

Космонавт Яңа ел бүләге итеп галәм станциясе тәрәзәсеннән җир күренешен күрсәткән.


Фикер өстәү