Дәүләт Думасы депутаты Елена Вторыгина күпкатлы йортларга җылылык бирә башлау өчен кирәкле һава температурасы нормаларын үзгәртергә тәкъдим итте.
Гамәлдәге нормативлар буенча, 5 көн эчендә тәүлеклек уртача температура 8 градустан кимрәк булганда гына фатирларга җылы җибәрелә. Депутат җылылык бирү сезонын башлап җибәрү өчен тәүлеклек уртача температураны 8 градустан 10 градуска җиткерү, ә инде 5 көнлек вакыт нормасын 3 көнгә калдыру мөмкинлеген карауны сораган.
Аның әйтүенчә, Ногинск шәһәрендәге фаҗига кабатланмасын өчен әнә шундый чаралар күрергә кирәк. Исегезгә төшерәбез: анда газ шартлаудан күпкатлы йортның өч каты җимерелгән. Соңгы мәгълүматларга караганда, 7 кеше үлгән, 15е зыян күргән.
Сүз уңаеннан: Республика җылыту сезонына тулысынча әзер дияргә мөмкин. Татарстан Төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалык министрлыгы хәбәр иткәнчә, котельняларның 99,8 проценты яңа җылылык бирү сезонына әзер. Тагын ике районда 6 котельняны кышка әзерләү эшләре төгәлләнеп килә. Барлык социаль яклау объектлары да яңа сезонга 100 процент әзер.