Рөстәм Миңнеханов Физкультура һәм спортны үстерү буенча Путин уздырган утырышта катнашты

Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов видеоэлемтә аша Физик культура һәм спортны үстерү буенча Россия Президенты каршындагы совет утырышында катнашты.

Утырышны Россия Президенты Владимир Путин уздырды. Катнашучылар XXXII Олимпиада һәм XVI Паралимпия җәйге уеннарында Россия спортчыларының чыгыш ясау нәтиҗәләре, шулай ук балалар һәм яшүсмерләр спортын үстерү мәсьәләләре буенча фикер алыштылар.

Владимир Путин Токиода узган Олимпия уеннарында Россия спортчыларының чыгышын уңай бәяләде. «Алар ышанычлы рәвештә алга барсын, яңа үрләр яуласын өчен ярдәм кирәк, шул исәптән дәүләт тарафыннан да», — диде ул.

Владимир Путин әйтүенчә, бүгенге көндә төп бурыч –  спортка физик үсеш үзенчәлекләре булган һәм авыр тормыш хәлендә калган үсеп килүче буынны җәлеп итү. Моның өчен балаларны физик яктан үстерү үзәкләре, мәктәптә спорт клублары һәм лигалар челтәрен формалаштыру кирәк.

«Якындагы елларда төзергә яки капиталь ремонт ясарга планлаштырылган меңләгән мәктәпләрне спорт белән шөгыльләнү өчен тиешенчә җиһазландырырга кирәк, — диде илбашы.

Моннан тыш, ул бу ел ахырына кадәр профильле дәүләт программаларына комплекслы спорт объектларын, шул исәптән бассейннар төзүне һәм киләчәктә карап тотуны кертергә кушты.

Владимир Путин субъект башлыкларына мөрәҗәгать итеп, 2024 елга чыгымнарның гомуми күләмендә спортны бюджет финанславы дәрәҗәсен 2%ка җиткерү кирәклеген әйтте. Бу акчалар, нигездә, массакүләм спортка тотылырга тиеш.


Фикер өстәү