Халыкара паралимпия комитеты Россия спортчыларын Пекиндагы Паралимпия уеннарына кертмәячәк

Халыкара паралимпия комитеты Россия спортчыларын 4-13 март көннәрендә Пекинда узарга тиешле Паралимпия уеннарына кертмәячәк. Бу хакта ТАСС, оешма белдерүенә таянып, яза.

Белоруссия спортчылары да Уеннарга кертелми. Халыкара паралимпия комитеты үзенең карарын, “юкса күп илләрнең җыелма командалары Паралимпия уеннарында катнашудан баш тартачак”, дип аңлаткан.
Россия Паралимпия комитеты Халыкара паралимпия комитеты карарын, “нигезсез, чөнки паралимпия хәрәкәтенең төп принципларыннан берсенә – инвалидлар спортының сәясәткә битараф булу принцибына каршы килә”, дип бәяләгән.

Моңа кадәр Белоруссия паралимпиячеләренең Пекиндагы Уеннарда, Халыкара паралимпия комитеты әләме белән, нейтраль статуста катнашачаклары турында хәбәр ителгән иде. Спортчыларның бүләкләрен медальләрнең рәсми булмаган исемлегенә кертмәү күздә тотылды.


Фикер өстәү