Фитнес-тренер Искәндәр Шәмсуаров: «Ябыгуның 80 проценты – дөрес туклануга, 20 проценты – физик күнегүләргә бәйле»

Язга аяк бастык. Кыш дәвамында (бигрәк тә Яңа ел ялын искә төшерсәк) җыйган артык авырлыктан котылыр чак җитте, димәк, чөнки тиздән итәк-күлмәк, җиңел киемгә күчәчәкбез. Берәүнең дә зифа буй-сын урынына артык авырлыкны күрсәтәсе килмидер. Фитнес-тренер Искәндәр Шәмсуаровтан тәнне язга әзерләү, дөрес туклану турында сораштык.

Искәндәр, язга аяк бастык, инде кыяфәтне дә тәртипкә китерәсе килә. Кыш буе җыйган артык килограммнардан ничек котылырга? Эшне нәрсәдән башларга?

– Иң беренче чиратта табибка күренергә, анализлар тапшырырга кирәк. Шуның ярдәмендә кеше үзенең хәлен, физик мөмкинлекләрен аңлаячак. Бу, барыннан да бигрәк, сәламәтлеккә бәйле каршылыклар булмасын өчен дә кирәк. Анализлар тапшырганда кешенең теге яисә бу ризыкка аллергиясе барлыгы-юклыгы да ачыкланырга мөмкин. Бу ни өчен мөһимме? Ниндидер азык-төлеккә аллергия булганда, организмда су тотыла. Ябыгу-ябыкмау шушыңа да бәйле. Нинди ризык ашарга, кайсын юк – бу һәр кеше өчен индивидуаль хәл ителә. Артык килограммнардан котыласы килә икән, моны телевизор һәм интернеттан күнегүләр карап кына башкарып булмый. Мөмкинлеге булган кеше залда шөгыльләнсен иде. Күнегүләрне дөрес итеп эшләргә кирәк. Өй шартларында дөрес башкармаган күнегүдән зыяны күбрәк булуы ихтимал. Ябыгуның 80 проценты дөрес туклануга бәйле булса, 20 проценты физик күнегүләрдән тора.

– Ашауны ничек көйләргә? Нәрсәдән баш тартырга?

– «Мин дөрес тукланам, тик ябыга алмыйм» дигәнне еш ишетәбез. Бу очракта эндокринологка күренергә киңәш итәм. Тагын бер очрак бар әле. Еш кына: «Минем ябыгасым килә, әмма фаст-фуд, баллы, камыр ризыкларыннан баш тарта алмыйм!» – диләр. Рационнан яраткан ризыкларыгызны сызарга ашыкмагыз. Кискен үзгәреш организмга зыянга булачак. Майлы, кызган ризыкларны әкренләп чикләвек, яшелчә, җиләк-җимешләргә алмаштырыгыз. Аларда барлык кирәкле витаминнар тупланган.

Барлык кешегә дә бер төрле ябыгу төре килешми. Хәзер диеталар бик күп төрле. Интервал саклап диета тоту, аксым һәм углеводларны чиратлау кебек диеталар киң таралган. Әйтүемчә, аларны да белгечләр белән киңәшләшеп сайларга кирәк.

Мисалга бер туклану төре. Иртән бер стакан су, витаминнар эчәргә кирәк. Ябыкканда күп кенә файдалы элементлар юк була, шуңа аларны витаминнар комплексы белән тутыру зарур. Иртән 20 г чикләвек, ике күкәй (сарысы), ботка ашарга киңәш ителә. Төшке ашка дөге, карабодай, ак балык (минтай, дорадо, сибас) әзерләгез. Кызыл ит, кызыл балыкны чикләп торырга кирәк, чөнки, әйтүемчә, ябыкканда су күп тотыла. Кичтән исә күркә ите, тавык түше, диңгез ризыклары (кальмар), яшелчә ашарга мөмкин. Төп һәм мөһим шарт: кичке алтыдан да соңламаска кирәк. Әлбәттә, су эчәргә! Бу әле бер төрле меню гына.

Ябыкканда начар кәефкә игътибар бирмичә йөрү дә дөрес түгел. Бу – организмга нидер ошамый дигән сүз. Димәк, туклану рационын кабат күз уңыннан үткәрү зарур. Озакламый чәч коелу, тырнак сыну, авыз эче кибү, баш авырту күренешләре барлыкка килү ихтимал. Бу очракта да ярдәмне җиләк-җимеш, яшелчәдән табарбыз. Көнгә берничә мәртәбә яшелчә салаты ашарга кирәк. Ябыкканда еш һәм аз күләмдә ашарга киңәш ителә. Ябыкканда КБЖУ дәрәҗәсен (К – калория, Б – белок (аксым), Ж – жиры (майлар), У – углеводлар. – Ред.) истә тотарга кирәк. Ул баланста булса, ябыгу бик тиз барачак.

– Су эчүнең файдасы турында да әйтик инде.

– Су күләме дигәндә, гәүдә авырлыгын 30га тапкырлап, көне буена әнә шул күләмдә (мл. – Ред.) чиста су эчәргә киңәш ителә. Һәр ике сәгать саен су эчеп торсагыз, нормагыз үтәләчәк.

Искәндәр, тиз ябыгам дип, артыгын кыланучылар, көннәр-атналар буе ач торучылар да бар. Бу бик үк дөрес юл түгелдер инде?

– Моның уңай һәм тискәре яклары күп. Ашамыйча торып, ашказаны чирләренә юлыгырга мөмкин. Белмичә ябыкканчы, табиб-белгечләр белән киңәшләшеп эшләү кулайрак.

«ВТ» белешмәсе 

Искәндәр Шәмсуаров 3,5 ел Лениногорск районындагы Ромашкино бистәсендә физик культура укытучысы булып эшләгән.

Спортка мәхәббәтне әтисе тәрбияләгән, яшьтән үк төрле спорт ярышларына йөрткән.

Ашарга пешерергә ярата, велосипедта йөри.

Күпбалалы әти.

Искәндәр Шәмсуаровтан солы коймагы 

Өч йомырка, он, солы ярмасын (овсяные хлопья) блендер ярдәмендә болгатабыз. Бердәй массага китерәбез. Табаны аз гына майлап, коймак рәвешендә ике яктан кыздырабыз. Коймакны табынга җиләк-җимеш, арахис пастасы белән бергә бирергә мөмкин. Калорияле дә түгел, файдалы да.

Чулпан Гарифуллина

 

 


Фикер өстәү