Башкарма хакимият органнары җыелма командалары көч сынаша

 Россия Федерациясе Федераль башкарма хакимият органнары җыелма командалары арасында ведомствоара ярышлар башлана. 

Казанда 2021 елның 22 сентябреннән 25 сентябренә кадәр Россия Федерациясе Федераль башкарма хакимият органнары җыелма командалары арасында «Яшин истәлегенә багышланган көч структуралары арасында мини-футбол буенча халыкара турнир»  ведомствоара ярышлары узачак. Аны «Динамо»физкультура-спорт җәмгыяте оештыра.

Ярышларда Россиянең төрле төбәкләреннән һәм чит төбәкләрдән 16 җыелма команда, Россия ФҖҮХИ территориаль органнары, чит илләрнең пенитенциар хезмәтләре һәм хокук саклау органнары, шулай ук ярышларны оештыру комитеты чакырган командалар катнашачак.

Ярышлар ир-атлар арасында 35 яшькә кадәр һәм 35 яшьтән өлкән ике төркемдә үткәрелә.

Уеннар «Динамо» спорт комплексында (Мирный бистәсе, Яңа Дәүләки ур., 2А)у зачак.

Ярышларны ачу тантанасы 23 сентябрьдә 10: 00 сәгатьтә була.


Фикер өстәү