24 ел буе көткән кул: Татьянаның хыялы тормышка ашты

Казанда яшәүче 24 яшьлек кыз сул кул чукларыннан башка туа. Кечкенәдән аның да башкалар кебек ике куллы буласы килә. Ул үзенең кулын 24 ел буе көтә. Ниһаять аның теләге тормышка аша – кызга бүген кул протезы бирделәр. Аңа ул бушлай бирелде.

Республикада 2020 ел башыннан бирле 10 кешегә әлеге бәхет елмая. Алар дәүләт программасы ярдәме белән “кул”лы була. Татарстанда “Мөмкинлекләре чикләнгән кешеләрнең тормыштагы яңа сыйфатлары” дигән программа проект старт алды. Проект “Моторика” оешмасы һәм Россиянең социаль иминият оешмасы белән берлектә тормышка ашырыла.

– Протезларны бирү социаль иминият оешмасы аша башкарыла. Кешенең шәхси реабилитация программасы (ИПР) булырга тиеш. Ул шуннан соң социаль иминиятләштерү фондына бара. Аннан алган документлар белән безгә мөрәҗәгать итә ала. Протезлар бушлай бирелә.Әмма моны бик күпләр белеп бетерми, – ди “Моторика” оешмасының төбәк үсеше буенча директоры Руслан Садыйков. – Без протезларны балаларга да ясыйбыз. Кул чукларын ясаганда сабыйлар үзләре дә катнаша. Протезның төсләрен сайлыйлар. Үзләре ошатып алгач, бик яратып киеп йөриләр. Ул протезны бала үскән саен алыштырып торабыз.

Бирегә эштә җәрәхәт алучылар да, сәламәтлеге какшап инвалид калучылар да, тумыштан кимчелекләр белән туучылар да килә. Биредәгеләр бер кешене дә кире бормыйбыз, ди.

Протезны ничек алырга соң? Моның өчен башта протез бирүче оешмага килергә кирәк. Алар сезгә яраклысын тәкъдим итә. Медицина-техник комиссия уздыралар. Ә аннары сез үзегез теркәлгән поликлинкага барып табибларга күренергә, анализлар тапшырырга, аннары 088/у-06 дигән белешмә алып, аны баш табитан раслатырга тиеш. Шуннан соң медицина- социаль экспертиза узарга кирәк була. Аны узганан соң сезгә инвалидлык бирәләр һәм шәхси тернәкләндерү программасы (ИПР) билгелиләр. ИПРда сезгә тиешле протез күрсәтелә. Оешмага килеп, өлгеләр калдырып киткәннән соң, 30 көн эчендә протезны килеп алырга да була.

Гөлгенә ШИҺАПОВА


Фикер өстәү