Чечня Республикасының атаклы “Нохчо” Дәүләт фольклор җыр һәм бию ансамбле үзенең 30 еллык юбилеен 11-21 сентябрь көннәрендә Татарстан буенча гастрольләре белән билгеләп үтәчәк.
Коллектив республика шәһәрләре һәм районнарында Чечня Республикасының Беренче Президенты, Россия Герое Әхмәт-Хаҗи Кадыйровның тууына 70 ел тулуга багышланган “Нохчо – традицияләрне саклаучы” дигән концерт программасын тәкъдим итәчәк. Ансамбльнең иҗаты милли фольклорның, яшьлек дәртенең бөтен матурлыгын үзенә сыйдырган.
Концерт программасы белән тулырак монда таныша аласыз.