Рөстәм Миңнеханов җылы бирүне тәэмин итәргә кушты

Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов муниципалитет башлыкларына, энергетика һәм торак-коммуналь хуҗалыгы предприятиеләре җитәкчеләренә йортларга һәм социаль-мәдәни өлкә объектларына җылыны оператив рәвештә бирүне тәэмин итәргә кушты. ТР Хөкүмәте йортында узган киңәшмәдә ул шулай дип белдерде. Бу хакта ТР Президентының матбугат хезмәте хәбәр итә.

«Балалар бакчалары, хастаханәләр, социаль учреждениеләр, шулай ук торак йортлар. Бу эштә бернинди җитешсезлек тә булырга тиеш түгел», — дип искәртте ул.

ТР төзелеш, архитектура һәм ТКХ министры Марат Айзатуллин 2021-2022 елгы җылылык сезонына әзерлек турында доклад белән чыгыш ясады. Ул бүгенге көндә 3 261 котельныйның әзер булуын әйтте. Ике муниципаль берәмлектә алты котельныйны әзерләү эшләрен төгәллисе калган.

Бу сезонда 6 сентябьдә җылы бирә башладылар. Бүгенге көндә 22 муниципаль районда җылылык сезонын башлау турында карарлар кабул ителгән.


Фикер өстәү