Татарстан Президенты җылылык бирүне үз вакытында тәэмин итәргә кушты

Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов барлык социаль объектларны һәм ТКХ объектларын җылы бирү сезонына әзерләүне тиз арада төгәлләргә кушты. ТР Президенты мондый бурычны Татарстан Хөкүмәте Йортында узган республика киңәшмәсендә билгеләде.

«Көз җитте. Һава шартлары җылы бирү сезонын башлау бурычын куя. Бүгенге көндә республикада 99,6% котельный, 99,7% социаль-мәдәни өлкә объектлары әзерләнгән. Ләкин һәр әзер булмаган котельный яки объект – зур социаль проблема. Шуңа күрә бездә һәркайда тулы әзерлек булырга тиеш. Күп фатирлы йортларның 97,3%ы әзерлек паспортлары алган. Россия Энергетика министрлыгы боерыгы белән билгеләнгән вакытлар бар. Бу бик мөһим эш», — дип ассызыклады Татарстан Президенты.

«Төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалык министрлыгына, район һәм шәһәр башлыкларына, социаль блок министрлыклары җитәкчеләренә, торак-коммуналь хуҗалык һәм социаль-мәдәни өлкәдәге барлык объектларны җылы бирү сезонына тиз арада әзерләүне төгәлләргә, салкыннар башланганда үз вакытында җылылык бирүне тәэмин итәргә кирәк. Беренче чиратта сәламәтлек саклау объектларына, мәктәпләргә, балалар бакчаларына, картлар йортларына, интернатларга», — дип йомгак ясады Рөстәм Миңнеханов.​


Фикер өстәү