Ташламага хокуклы кешеләр 1 октябрьгә кадәр социаль пакетны кайтаруга гариза яза ала

Федераль ташламаларга хокукы булган татарстанлылар социаль пакетны кире кайтару өчен гаризаны 1 октябрьгә кадәр яза ала.

1 октябрьгә кадәр Татарстанның федераль ташламаларга ия булган, ләкин аның акчалата эквивалентын алучылар Күпфункцияле үзәкләрдә, алдан язылып Пенсия фондының территориаль бүлекләрендә яисә Россия Пенсия фонды сайтындагы «шәхси кабинет» аша гариза язып, социаль пакетны кире кайтара ала. Бу хакта Татарстан буенча Пенсия фонды бүлегенең матбугат хезмәте яза.

Гаризалар киләсе елның 1 гыйнварыннан гамәлгә керә.

Социаль хезмәтләр җыелмасына дару препаратлары, төп чирләрне санаторий-курортларда дәвалау һәм кисәтү өчен юллама, дәвалану урынына барганда-кайтканда шәһәр яны тимер юлыннан һәм шәһәрара транспортыннан бушлай файдалану хокукы керә.

Федераль ташламаларга ветераннар, инвалидлар, фашизм концлагерьларының балигъ булмаган тотканнары, радиациядән зыян күрүчеләр ия. Бүген Татарстанда социаль ярдәмне 148 мең кеше ала.

/Татар-информ


Фикер өстәү