– Узган елда кабакларны беренче тапкыр нәүрәпкә саклауга куйган идем. Әмма алар анда бик тиз бозылды. Нилектән икән?
Сания Габидуллина. Балык Бистәсе районы
Сорауга бакчачы-блогер Эльмира Исхакова җавап бирә:
– Моның өчен, беренчедән, нәүрәп, бик дымлы булмаска (дымлылык 75–80 проценттан артып китмәскә) тиеш. Икенчедән, җилләтүнең күздә тотылуы кирәк. Шул ук вакытта кабакларны коры җиргә түгел, ә бик тыгыз итмичә генә киштәләргә тезеп куегыз. Андагы һава температурасы да кыш буе бер үк чамада – якынча 8 градус тирәсе торса, нәүрәптәге кабаклар, шулай ук башка яшелчә дә язга кадәр шикәр кебек сакланачак.