Татарстан авыллары арасында футбол турниры узды

Россия Федерациясенең Дәүләт Думасы депутаты, Россиянең атказанган тренеры Ольга Павлова Татарстан авыллары арасында узган футбол турнирында булды.

Ул үзенең дежурлыгы вакытында Авылларның футбол лигасы президенты Евгений Тихоновтан «Мой депутат» порталына хат килүен әйтте. Тихонов авыллар арасында турнир оештырырга ярдәм сорап мөпәҗәгать иткән.

«Әлеге идея миңа бик ошады. Без хәбәрләштек. Мин нинди ярдәм кирәген сорадым. Нәтиҗәдә турнир уздырылды», — дип аңлатты Ольга Павлова.

Авыллар арасында футбол турниры 12 сентябрьдә Яңа Чишмә районының Чуваш Чабаксары авылында узды. Әлеге ярыш Татарстанның Аксубай, Алексеесвск, Нурлат, Яңа Чишмә һәм Чирмешән районнары командаларын берләштерде.

«Ярышлар беренче тапкыр уздырыла, планда — аларны республика дәрәҗәсенә чыгару. Монда авылларның футбол командалары гына катнаша ала. Шәһәрләр һәм район үзәкләре катнашмый», — дип аңлатты турнирның концепциясен Павлова.

Аның фикеренчә, әлеге вакыйга «Мой депутат» порталының кирәклеген тагын бер кат раслый. «Портал чынлап та эшли. Кешеләр мөрәҗәгать итте һәм яхшы башлангычта реаль ярдәм дә алды. Киләчәктә дә хезмәттәшлекне дәвам итәрбез дип уйлыйм», — диде Ольга Павлова.


Фикер өстәү