Казан аэропортында Дәүләт Думасына сайлауда тавыш бирү өчен участок ачылды

Габдулла Тукай исемендәге «Казан» Халыкара аэропортында вакытлыча сайлау участогы ачылды.

Тавыш бирү көнендә даими яшәү урынында булмаган яки юлдагы кешеләр 8.00-20.00 сәгатьләрдә аэропортта тавыш бирә ала.

Татарстан Транспорт һәм юл хуҗалыгы министрлыгы матбугат хезмәте хәбәр иткәнчә, 2828 номерлы вакытлыча сайлау участогы беренче терминал бинасында өченче катта (лифттан чыккач уң якка барырга кирәк) урнашкан.

Тавыш бирүдә 13 сентябрьгә кадәр хәзерге яшәү урыны буенча сайлаучылар исемлегенә кертү турындагы гаризаны рәсмиләштергән гражданнар катнаша алачак. Бюллетеньнәр паспорт яисә аны алмаштыручы документ күрсәткәч бирелә.

Сайлау участогында Россия Кулланучы хокукларын яклау һәм кеше иминлеге өлкәсендә күзәтчелек федераль хезмәтнең барлык коронавируска каршы таләпләре дә үтәлә.


Фикер өстәү