Путин: «Бердәм Россия» илебез үсеше буенча күп кенә карарлар кабул итте

«Бердәм Россия» башлангычы белән илне, социаль өлкәне үстерү һәм икътисадны ныгыту буенча карарларның күп өлеше аның программасына гражданнар мөрәҗәгатьләреннән соң кертелгән һәм гамәлгә ашырыла», — дип белдерде Россия Президенты Владимир Путин хөкүмәт һәм партия җитәкчелеге белән узган киңәшмәдә.

«Мин» Бердәм Россия » вәкилләрен бюджетка салу тәкъдим ителә торган карарларның ничек әзерләнүен карау һәм аларның үтәлешен контрольдә тотуны планлаштыруны күрү өчен чакырдым», — диде Путин.

Дәүләт башлыгы әлеге башлангычларның пенсионерларга, балалы гаиләләргә, хәрби хезмәткәрләргә, хокук саклау органнары хезмәткәрләренә ярдәм итүгә юнәлтелүен искәртте. Шулай ук мәктәпләрне газлаштыру, ремонтлау, авария хәлендәге йортлардан күчерү программалары да әзерләнгән.

Бу башлангычларның бер өлешен Министрлар кабинеты инде гамәлгә ашыруын әйтте президент.

«Парламент һәм хөкүмәт арасында эшне җайга салу мөһим. Нәтиҗәләр хакимиятнең закон чыгару һәм башкарма тармаклары эшенә бәйле. Бер команда булып эш итәргә кирәк», — дип нәтиҗә ясады Владимир Путин.


Фикер өстәү