Александр Малькевич: Татарстанның сайлау уздырудагы тәҗрибәсе – федераль дәрәҗәдә үрнәк

Россия Иҗтимагый палатасының мәгълүмати бергәлек, гаммәви мәгълүмат чаралары һәм массакүләм коммуникацияләрне үстерү комиссиясе рәисенең беренче урынбасары хәзерге минутларда Бердәм мәгълүмат үзәгендә узучы сайлаучыларның «Минем тавыш» форумы барышында шулай дип белдерде.

“Татарстанның сайлау уздырудагы тәҗрибәсе – федераль дәрәҗәдә үрнәк. Шул ук сайлауда күзәтүче буларак блогерларның да катнашуын гына алыйк. Хәзер бу яңалык башка төбәкләргә дә үрнәк итеп куела. Татарстан тәҗрибәсе ил күләмендә тарала. Минем туган ягым – Санкт-Петербург шәһәрендә дә быелгы сайлауда күзәтүче булып блогерлар да катнаша”, — диде Александр Малькевич.

Россия Иҗтимагый палатасы вәкиле Татарстан Иҗтимагый Палатасы, Үзәк сайлау комиссиясе белән медиа тарамагы белгечләренең уртак эшчәнлеге нәтиҗәсендә сайлау вакытында бик күп таралган ялган хәбәрләрне кисәтергә ярдәм итүен дә билгеләп үтте. Әле бүген интернетта иртә белән генә сайлау бланклары бер телдә генә басылган дигән хәбәрнең дөреслеген тикшереп, ялган икәнлеген ачыклаганнар. “Сайлау комиссиясе әгъзалары битлек, перчатка кими, социаль дситанция сакланмый”, ише фейк-хәбәрләрнең дә дөреслеккә туры килмәве ачыкланган. “Болар бар да сайлау комиссиясе әгъзаларының игътибарын читкә юнәлтү өчен махсус эшләнә”, — ди Александр Малькевич.

 


Фикер өстәү