Әлмәттә йорт шартлатам дип янаган ир тоткарланган

Әлмәттә шәһәрнең Сөләйманов урамындагы бер йортта яшәүче ханым йортларын шартлатырга телиләр дип, полиция хезмәткәрләрен чакырта.

Тынычлыкны бозучы тоткарлана. Шартлаткыч җайланма муляжы булып чыга.

Бу хәлне Татарстан буенча Эчке эшләр министрлыгында шәрехләделәр.

— Россия Эчке эшләр министрлыгының Әлмәт районы буенча бүлегенең кизү частенә исерек хәлдә  йортны шартлат белән янаган ир-ат турында хәбәр килә. Бу урынга шәһәрнең барлык оператив хезмәтләре юнәлә. Хәзерге вакытта бу хәлнең барлык шартлары ачыклана, — дип хәбәр иткәннәр ведомствода.

Билгеле булганча, йорт шартлату белән янаган кеше Әфган сугышы ветераны 62 яшьлек Николай Инюшев булып чыккан.


Фикер өстәү